Тау җиленнән бит кызыша. Яңагымны…

Тау җиленнән бит кызыша. Яңагымны
Яңагыңа терим. Онытылып
Күзләремне йомам. Һәм бу халәт
Җанга тула тансык бәхет булып!..

Үз ышыгым синдә! Юкса табигатьтә
Əле язлар, әле кышлар соңлый…
Тау башыннан йөгереп төшкән ак көн
Таулар итәгендә йокымсырый.

Җил җилгәрә ак көннәрне, кара төнне.
Тау сыртында зилзиләләр яши.
Таулар синдәй! Ышанычлы! Җылы!
Күпме гамь бар тау җанында. Таулар дәшми!..

Колагыма аю баскан төсле сүзләр миңа
Гел буш аваз. Син аңларга тиеш!
Бу тынлыкта Галәм кадәр мәгънә —
Мин мин җирдә бары синле килеш!

Эльмира Җәлилова

 

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт